Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 июнь 2019, 12:42

7 яшьлек бала батып үлгән

1 июньдә Бөрҗән районында 7 яшьлек малай баткан. БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, 4, 6 һәм 7 яшьлек өч малай үзләре генә су коенырга китә.

1 июньдә Бөрҗән районында 7 яшьлек малай баткан. БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, 4, 6 һәм 7 яшьлек өч малай үзләре генә су коенырга китә. Малайларның 7 яшьлеге еракка ук йөзеп керә дә су астына китә. Аны коткарып өлгереп булмый.
Коткаручылар гражданнарны хәвефсезлек чараларын үтәүне, су буенда алкогольле эчемлекләр кулланмауны, кечкенә балаларны ялгызын су янында калдырмауны, суда ярдан ерак китмәүне, суднолар, моторлы көймәләр, су мотоцикллары йөри торган җирдә йөзмәүне сорыйлар.
Читайте нас: