Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 Май 2019, 02:23

БДИ вакытында укучы кыз үлә

Кичә, 29 май көнне, Чувашиянең башкаласы Чабаксарның 27 санлы мәктәбендә бердәм дәүләт имтиханы вакытында бер укучы кыз вафат булган.

Кичә, 29 май көнне, Чувашиянең башкаласы Чабаксарның 27 санлы мәктәбендә бердәм дәүләт имтиханы вакытында бер укучы кыз вафат булган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Укучы кызның йөрәге яшьтән үк зәгыйфь булган. Табиблар аңа мәктәптә үк ярдәм итә башлый, әмма гомерен саклап кала алмыйлар.

Әлеге вакытта тикшерү бара.

Министрлыкта белдерүләренчә, кыз имтиханга килгәндә үк үзен начар хис иткән. Мәктәптә дежур табиблар аңа кайтып китәргә дә киңәш иткән булган. Әмма кыз аларны тыңламаган. "Бер сәгать дәвамында ул имтихан биремнәрен үти, аннары кабинеттан чыгарга сорый. Коридорда хәлсезләнә", диләр министрлыкның матбугат хезмәтендә. Кичә Русия мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан БДИ тапшырдылар.

Читайте нас: