Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 Май 2019, 02:44

Йөкле хатын тәрәзәдән сикергән

Уфада балалар тудыру йортының бишенче катындагы тәрәзәсеннән авырлы хатын сикергән.

Уфада балалар тудыру йортының бишенче катындагы тәрәзәсеннән авырлы хатын сикергән. Табиблар аның баласын хатын егылып төшкән җирдә ярып алырга мәҗбүр булган. Бу хәл Уфаның 4нче санлы бала тудыру йортында була. 5 каттагы палатага салынган йөкле бер хатын тәрәзәдән сикерә. "КП-Уфа" язуынча, хатында психик авыру булган. Аның караучысы берничә минутка гына чыккан була Хатын егылып төшкән урынга тиз арада табиблар килеп җиткән һәм кесарево сечение ярдәмендә баланы алганнар. Баштарак сабый исән диелгән иде, ләкин соңрак егылганда алынган җәрәхәтләрдән үлгән дип белдерделәр. Хатынның йөрәге туктаган булган, әмма аны эшләтеп җибәргәннәр һәм хастаханәгә алып киткәннәр.
Читайте нас: