Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 Май 2019, 13:27

Коточкыч урлашу: банк кассиры миллионнар урлап качкан

Салават шәһәрендә бер хатын «Россельхозбанк» банк бүлекчәсе кассасыннан 23 миллион сум акча урлап качуда шикләнелә. Хәзер аны полиция эзли, дип хәбәр итә республиканың Эчке эшләр министрлыгы идарәсе.

Салават шәһәрендә бер хатын «Россельхозбанк» банк бүлекчәсе кассасыннан 23 миллион сум акча урлап качуда шикләнелә. Хәзер аны полиция эзли, дип хәбәр итә республиканың Эчке эшләр министрлыгы идарәсе.
"1983 елгы Хәйруллина Луиза Рамил кызы эзләнә, ул банк кассасыннан 20 миллион сум акча урлаган дип шикләнелә. Хәзерге вакытта банк гаризасы буенча процессуаль тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителәчәк", - дигәннәр полициядә.
Полицейскийлар хатын-кызга карап торышка 35-40 яшьлек, буе 160-165 сантиметр, тулы гәүдәле, түгәрәк йөзле, туры борынлы, җилкәсенә кадәр төшеп торган саргылт чәчле булуын хәбәр итә.
Хатын банкта кассир булып эшләгән. Baza басмасы хәбәр иткәнчә, ул 27 май көнне эштән иртәрәк җибәрүләрен сорый, ә үзе кичке алтылар тирәсендә кассадан акча алуны оештыра. Акчаның югалуын соңрак банк хезмәткәрләре белеп кала.
Ул үзе генә түгел, гаиләсе дә - балалары, ире, апасы һәм кайнатасы да юкка чыккан. Полиция аларны Рено Дастер машинасына утырып киткәннәр дип фаразлый.
Хатын социаль челтәрләрдәге битләрен дә юк иткән.
Читайте нас: