Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 Май 2019, 13:56

Исерек килеш таптаган да качкан

27 майда кичен Благовещенскида “Газель” йөк машинасы астында 27 яшьлек ир һәлак була.

27 майда кичен Благовещенскида “Газель” йөк машинасы астында 27 яшьлек ир һәлак була. Җәяүле ир юл читеннән китеп барган була.
Һәлак булучының киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган. “Газель” водителенең каза күргән иргә ярдәм итәргә уенда да булмый. Ир авария урынында җан бирә. Автоинспекция хезмәткәрләре йөк машинасы водителен тиз арада эзләп таба. Ул –Благовещенскида яшәүче 52 яшьлек ир. Фаҗига вакытында водительнең исерек булуы һәм руль артына утырырга хокукы булмавы (водитель таныклыгы юк) ачыклана.
Читайте нас: