Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 Май 2019, 15:00

Эверестта 11 альпинист үлгән

Америкалы альпинист Эвересттан төшкәндә үлгән.

Америкалы альпинист Эвересттан төшкәндә үлгән. Гомумән алганда язгы сезонда тауга менүчеләр арасында 11 кеше гомере өзелгән, дип хәбәр итә Непал властьларына сылтанып IANS мәгълүмат агентлыгы.
Чыганак мәгълүматы буенча, альпинист 7900 метр югарылыкта һәлак булган. Башка альпинистлар белән беррәттән ул Эверест югарылыгын яулаган, ләкин төшү вакытында үзен начар хис иткән һәм сишәмбе төненә карата вафат булган.
Непал матбугат чараларында хәбәр итүләренчә, язгы сезонда Гималай тауларында шулкадәр альпинистның үлүен начар һава торышы шартлары һәм маршруттагы “бөкеләр” белән аңлатырга була.
Читайте нас: