Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 Май 2019, 17:23

Шайтан суы котыртмасын

Әбҗәлил районында исерткеч эчемлекләргә каршы каты көрәш бара.

Әбҗәлил районында исерткеч эчемлекләргә каршы каты көрәш бара.
Агымдагы елның беренче кварталында спиртлы эчемлекләрне законсыз сату очракларын ачыклау максатында 248 рейд үткәрелгән.
Әбҗәлил районы башлыгы урынбасары Ирек Хәсәнов әйтүенчә, спиртлы продукциянең 73 үрнәге буенча экспертиза нәтиҗәләре билгеле.
20 майга судларда 27 эш каралып, гомум суммасы 525 мең сумлык административ штрафлар салу турында карар чыгарылган.
Читайте нас: