Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 Май 2019, 16:04

2 яшьлек сабый йөрәк даруы ашап үлә...

Баймак районында 2 яшьлек малай белән фаҗигале хәл була.

Баймак районында 2 яшьлек малай белән фаҗигале хәл була. Берничә көн элек сабый йөрәк дарулары ашаган һәм хастаханәдә аның гомере өзелгән.
Кискен агулану белән һушын югалткан малайны дәваханәгә алып киләләр, ләкин кызганычка каршы, аны коткарып кала алмыйлар. Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсендә бу очрак белән бәйле тикшерү алды эшләре алып барыла. Вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана.
Читайте нас: