Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 Май 2019, 03:20

Берьюлы өч мәет

Чаллы халкы кичәдән бирле бер куркыныч хәл турында сөйләшә. Шәһәр фатирларының берсендә канга баткан 61 яшьлек ата, 54 яшьлек ана һәм аларның 34 яшьлек улларының мәете табыла...

Чаллы халкы кичәдән бирле бер куркыныч хәл турында сөйләшә. Шәһәр фатирларының берсендә канга баткан 61 яшьлек ата, 54 яшьлек ана һәм аларның 34 яшьлек улларының мәете табыла... Тикшерү версиясенә караганда, мәетләр инде 2-3 көн яткан була. Баулыда яшәгән тагын бер уллары берничә көн дәвамында шалтыратып та туганнары белән сөйләшә алмагач, Чаллыга китә дип яза "Челнинские известия". Фатир ишеген ул полиция белән каерып ачып керә һәм котычкыч хәлгә тап була. Ишек йозагына зыян килмгән, димәк, гаиләдә ниндидер низаг туган һәм бу эштә шушы гаилә әгъзасы үзе гаепле булырга мөмкин дигән версия бар. Пычак ата кеше янында яткан. "Челнинские известия" чыганагы мәгълүматынча, гаилә Чаллыдагы фатирын сатып, Баулыга күчәргә тиеш була. Ата кеше бу идеяне хупламый, ирле-хатынлы әлеге мәсьәләдә еш кына талашкан да дип сөйләгән күршеләре. Күрәсең,чираттагы талаш вакытында улы әнисен яклап, әтисенә ташланган һәм менә шундый фаҗига килеп чыккан. Әмма бу әлегә версияләр генә. Тикшерү дәвам итә.
Читайте нас: