Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 Май 2019, 15:22

Коры сөт эчереп үтергән

Кемерово өлкәсендә яшәүче бер хатынны саксызлык буенча үлемгә этәрүдә гаеплиләр.

Кемерово өлкәсендә яшәүче бер хатынны саксызлык буенча үлемгә этәрүдә гаеплиләр. Юньсез ана 4 айлык баласына суда эретелгән коры сөт порошогы эчерә. Бу хәл баланың үлеменә китерә.
Русия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әни кеше 2018 ел ноябреннән алып быелгы гыйнварга кадәр баласын шул рәвешле ашаткан. Күпмедер вакыттан соң баланы хәле начарая, аны дәваханәгә алып китәләр. Ләкин кечкенә пациентны коткарып кала алмыйлар.
Суд-медицина экспертизасы билгеләвенчә, организмында туклыклы матдәләр җитшемәү сәбәпле, сабыйның баш мие җилсенә.
Саксызлык буенча үлемгә китергәне өчен ана кешегә штраф салалар. Аның күләме әйтелми.
Читайте нас: