Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 Май 2019, 14:00

Бурсык һөҗүм иткән

Уфа кибетләренең берсендә кешеләргә бурсык ташланган.

Уфа кибетләренең берсендә кешеләргә бурсык ташланган. Җәнлек кибетнең хуҗалык бинасына килеп керә, куып чыгарырга тырышучыларга ташлана. Җәнлекнең һөҗүменнән котылыр өчен аны үтерәләр. Ветеринария лабораториясе үтерелгән хайванда котыру чире барлыгын ачыклый.
“Бурсыктан каза күрүчеләр һәм аның белән элемтәгә керүчеләр тиешле медицина ярдәме ала”, - диләр ветеринария идарәсендә.
Бу вакыйгадан соң Лесотехникум, Комсомольская, Шәфиев урамнары һәм Салават Юлаев проспекты белән чикләнгән территориядә карантин игълан иткәннәр.
Читайте нас: