Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 Май 2019, 15:30

Бакчасын казыганда кеше калдыклары тапкан

Башкортстанның Илеш районы Иске Нәдер авылында яшәүе бакчасын казыганда кеше калдыклары таба. Бу кеше монда кайчан күмелгән?

Башкортстанның Илеш районы Иске Нәдер авылында яшәүе бакчасын казыганда кеше калдыклары таба. Бу кеше монда кайчан күмелгән? Тикшерү бара. Иске Нәдер авылы халкы аптырашта. Биредәге бакчаларның берсендә кеше калдыклары табыла. Хәл болай була. Бакчачы җирен казый башлый һәм бер мизгелдә аның көрәге каты әйбергә тия. Ныклабрак караса, ул кеше сөяге икән, дип яза "Башинформ". Куркыныч табылдык турында ир полициягә хәбәр итә. Бакчага тикшерүчеләр килгән. Алар һәлак булган кешенең шәхесен ачыкларга, күмелгән вакытын билгеләргә тиеш. Бу табигый үлем булганмы, әллә аны үтергәннәрме - әлегә әйтә алмыйлар.
Читайте нас: