Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 Май 2019, 02:36

12 яшьлек кызны көчләгәннәр

Башкалада хокук саклау органнары күп фатирлы йорт подъездында 12 яшьлек кыз баланы көчләгән педофилны эзли.

Башкалада хокук саклау органнары күп фатирлы йорт подъездында 12 яшьлек кыз баланы көчләгән педофилны эзли. Җинаятен педофил 13 май көнне көндез “Спортивная” тукталышына якын урнашкан йортта кыла. Кыз мәктәптән кайтып барган була, подъездга кергәч, ир аңа һөҗүм итә.
Җинаять эше кузгатылган. Кылынган вәхшилеге өчен педофилны 20 елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.
Күзәтү камералары йорт ихатасында йөгереп китеп барган бер ирне төшереп алган. Әлегә бу эштә ул төп шикләнелүче. Полицейскийлар аны эзлиләр.
Читайте нас: