Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 Май 2019, 02:58

Журналист Сергей Доренко вафат

Журналист Сергей Доренко кичә, 9 майда Мәскәүдә 59 яшендә вафат була.

Журналист Сергей Доренко кичә, 9 майда Мәскәүдә 59 яшендә вафат була. “Говорит Москва” радиостанциясенең баш мөхәррире Сергей Доренко мотоциклы белән идарәне югалта, Садовое кольцодагы каршы як юл полосасына чыга һәм юл кырыендагы бетон коймага барып менә. Бу хакта “Эхо Москвы”ның баш мөхәррире Алексей Венедиктов, ЮХХДИ мәгълүматларына таянып, үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.
Сергей Доренконы авыр хәлдә реанимациягә озаталар, аның гомере шунда өзелә.
Доренко “Говорит Москва”ның баш мөхәррире вазифасында 2014 елдан алып эшләгән иде, моңа кадәр ул “Русская служба новостей”ны җитәкләде.
1996-2000 елларда ул ОРТ каналында хезмәт куйган иде. Баренцев диңгезендә “Курск” су асты көймәсенең һәлакәте турындагы репортаждан соң Доренконың ОРТ белән хезмәттәшлеге туктатыла.
Читайте нас: