Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 Май 2019, 03:57

Лифт компаниясе директоры лифтка кысылып үлгән

Волгоград вокзалында лифт компаниясе директоры лифт астында калып үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының транспортта Көньяк тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Волгоград вокзалында лифт компаниясе директоры лифт астында калып үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының транспортта Көньяк тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Волгоград шәһәрендә 7 майда "Волгоград-1" тимер юл вокзалында фаҗига була. Яңа лифтны монтажлау вакытында "СП-Лифт" ААҖ директоры имгәнә һәм урында ук һәлак була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле, фаҗига килеп чыга.
Тикшерүчеләр бу урынны караган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, диелгән бу хәбәрдә.
"КП-Волгоград" сайты мәрхүмнең 71 яшьлек ир-ат булуын язды. "Яңа лифтны җибәрү процессында оешма директоры катнаша. Лифтны күтәрә торган җайланмалар куелган, көйләү эшләре бара. Җаваплы җитәкче - 71 яшьлек ир-ат процессны үзе тикшереп тора. Бер мизгелдә җиһазлар дөрес эшләми башлый. Күтәргеч җайланма шахтада кысылып кала. Ул алга да, артка да хәрәкәт итми - туктала. Директор җайланманы үзе этеп җибәрмәкче була. Куркынычсызлык кагыйдәләренә дә карап тормыйча, директор башын лифт шахтасына тыга һәм лифтны этеп җибәрә. Лифт исә ир-ат өстенә килеп төшә. Директорның башы имгәнә, ул күп кан югалта. Ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәнче, урында ук җан бирә", дип яза "КП-Волгоград".
Читайте нас: