Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 Май 2019, 20:04

Дүртөйле-Борай юлында ике егет үлгән, 5 кеше җәрәхәтләнгән

9 майда Дүртөйле-Борай юлында авариядә 2 яшь егет үлгән, 5 кешене дәваханәгә озатканнар.

9 майда Дүртөйле-Борай юлында авариядә 2 яшь егет үлгән, 5 кешене дәваханәгә озатканнар.
Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе җитәкчесе Динар Гыйльметдинов социаль челтәрдә язуынча, Дүртөйле районында ике машина бәрелешә. Якынча мәгълүматлар буенча, ВАЗ-2107 автомобиле руле артында утыручы 23 яшьлек егет бәләкәй юлдан зур юлга чыкканда "Лада Приора" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиденче модель водителе һәм аның 20 яшьлек пассажиры урында ук һәлак була, ә 17 яшьлек егетне дәваханәгә озаталар. "Лада"ның 23 яшьлек водителе һәм 3 пассажиры шулай ук төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатыла.
Читайте нас: