Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
8 Май 2019, 02:51

Янгында гомерләре өзелгән ике балалы ана йортына ут төрткәннәр

7 май төнендә Дәүләкәндәге янгын нәтиҗәсендә ана кеше һәм аның ике баласы гомере өзелүен язган идек инде. https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/ana-keshe-ike-balasy-bel-n-yanyp-l/

7 май төнендә Дәүләкәндәге янгын нәтиҗәсендә ана кеше һәм аның ике баласы гомере өзелүен язган идек инде. https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/ana-keshe-ike-balasy-bel-n-yanyp-l/
Бу вакыйгага карата янә бер хәбәр: йортка ут төрткәннәр. БР буенча ЭЭМ мәгълүматлары буенча, билгесез зат йортка берничә урында ут төрткән.
Мәрхүм хатынның аралашкан кешеләрен өйрәнеп, тикшерү-оператив чаралар барышында шикләнелүченең шәхесен ачыклаганнар. Ул - тол хатынга битараф булмаган Дәүләкәндә яшәүче 29 яшьтәге ир.
Ишеген ачмаганы өчен ирнең хатынга ачуы кабара. Һәм ул хатынның йортына берничә урында ут төртә. Йортны ялмап алган ялкын хатын һәм аның ике баласына чыгарга ирек бирми. Алар янып үлә.
Ир гаебен тулысынча таный.
Читайте нас: