Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
8 Май 2019, 15:05

Путиннан бортпроводникларны бүләкләүне сораячаклар

Русиянең транспорт министры Евгений Дитрих Шереметьевода Sukhoi Superjet 100 очкычы юлыккан фаҗигадә пассажирларны коткарган “Аэрофлот” бортпроводникларын бүләкләү үтенече белән Владимир Путинга мөрәҗәгать итәчәк. Моны ТАСС министрлык матбугат хезмәтенә сылтанып хәбәр итә.

Евгений Дитрих - Татьяна Касаткина һәм Ксения Фогельны “үз-үзләрен аямыйча батырлык һәм тәвәккәллек күрсәтүләре”, ә мәрхүм стюард Максим Моисеевны Батырлык өчен ордены белән бүләкләүне сораячак.
Максим Моисеев пассажирларны коткарыр өчен очкычның арткы өлешендә ишекне ачарга тырышканда агуланып үлә.
Норматив буенча 90 секундлык эвакуацияне бортпроводниклар 55 секундта үткәргәннәр. Росавиациядә экипаж гамәлләрен “профессиональлекнең иң югары дәрәҗәсендә” дип бәяләгәннәр.
Исегезгә төшерәбез, 5 майда Мәскәүнең Шереметьево аэропортында Sukhoi Superjet 100 очкычы авиаһәлакәткә юлыккан иде. Һәлакәт нәтиҗәсендә 41 кеше гомере өзелде. Исән калган 37 кешенең – 33е пассажир һәм экипажның 4 әгъзасы.
Мәскәү-Мурманск рейсын башкаручы лайнер очып киткәч, берничә вакыттан соң, техник сәбәпләр аркасында кирегә әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Бортында экипажның 5 әгъзасы белән бергә 78 кешедән торган очкыч, һава шартлары начар булганлыктан, икенче тапкырдан гына җиргә төшеп утыра ала. Утырган вакытта очкычның двигательләренә ут каба һәм шасси стойкалары сына. Пассажирлар аварияле траплар ярдәмендә самолеттан чыга.
Читайте нас: