Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
7 Май 2019, 11:43

Ана кеше ике баласы белән янып үлгән

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә 7 май төнендә Дәүләкәннең Октябрьский урамында янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә 7 май төнендә Дәүләкәннең Октябрьский урамында янгын чыгуы турында хәбәр килә.
Янгынны сүндерергә тиз арада 3 берәмлек техника белән 7 кеше, шулай ук полицейскийлар һәм медиклар килеп җитә.
1 сәгать тә үтми, янгын сүндерелә.
“Янгын сүндергәндә 30 яшьлек хатын һәм ике бала – 10 яшьлек малай белән 6 яшьлек кыз мәете табыла”, - дип хәбәр итәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Әле йортта тикшерү-оператив төркеме, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дознавателе һәм сынау янгын лабораториясе хезмәткәрләре эшли. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Читайте нас: