Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
6 Май 2019, 12:26

Шереметьеводагы авиаһәлакәттә 41 кеше үлгән

Мәскәүнең Шереметьево аэропортында Sukhoi Superjet 100 очкычы авиаһәлакәткә юлыкты. 41 кеше үлде дип хәбәр итә Русиянең Тикшерү комитеты. Исән калган 37 кешенең – 33е пассажир һәм экипажның 4 әгъзасы.

Мәскәүнең Шереметьево аэропортында Sukhoi Superjet 100 очкычы авиаһәлакәткә юлыкты. 41 кеше үлде дип хәбәр итә Русиянең Тикшерү комитеты. Исән калган 37 кешенең – 33е пассажир һәм экипажның 4 әгъзасы.
Мәскәү-Мурманск рейсын башкаручы лайнер очып киткәч, берничә вакыттан соң, техник сәбәпләр аркасында кирегә әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Бортында экипажның 5 әгъзасы белән бергә 78 кешедән торган очкыч, һава шартлары начар булганлыктан, икенче тапкырдан гына җиргә төшеп утыра ала. Утырган вакытта очкычның двигательләренә ут каба һәм шасси стойкалары сына. Пассажирлар аварияле траплар ярдәмендә самолеттан чыга.
Фаҗиганең төп сәбәбе әлегә билгеле түгел. Өч фараз бар. Шуларның берсе – яшен аткан булуы ихтимал. Төгәл мәгълүмат тикшерү буенча беренче нәтиҗәләр билгеле булгач биреләчәк. Әле бу эш буенча җинаять эше ачылган.
Мурманск өлкәсендә 6, 7, 8 май көннәрендә матәм көне игълан ителде. Өлкә башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Чибис Шереметьевода һәлак булганнарның гаилә әгъзалары 1 миллион сум акча алачакларын хәбәр итте.
Читайте нас: