Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
6 Май 2019, 03:21

Шереметьевода самолет янган. 13 кеше гомере өзелгән

Sukhoi Superjet 100 лайнеры очраган авиаһәлакәттә 18 пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган, 13 кеше гомере өзелгән, алар арасында 2 бала да бар. Бу хакта Тикшерү комитытының WhatsApp мессенджерындагы рәсми канал хәбәрендә әйтелә.

Sukhoi Superjet 100 лайнеры очраган авиаһәлакәттә 18 пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган,13 кеше гомере өзелгән, алар арасында 2 бала да бар. Бу хакта Тикшерү комитытының WhatsApp мессенджерындагы рәсми канал хәбәрендә әйтелә.
Очкыч бортында барлыгы 78 кеше була – 73 пассажир һәм 5 экипаж әгъзасы. “Аэрофлот” авиакомпаниясенең лайнеры Мәскәүдән Мурманскига рейс башкарган. Очып берникадәр вакыт үткәч, экипаж техник көйсезлекләр турында хәбәр итә һәм Шереметьевода аварияле посадкага юнәлә. Начар һава шартлары булу сәбәпле, лайнер икенче тапкырдан гына җиргә төшеп утыра ала. Утырган вакытта очкычның двигательләренә ут каба һәм шасси стойкалары сына.
Пассажирның шактый өлеше аварияле траплар ярдәмендә самолеттан чыга ала. Янгын нәтиҗәсендә очкыч тулысынча янып бетә. Шереметьево аэропорты чикләнелгән эш режимына күчә, бер полоса ябык. Рейсларның бер өлеше Домодедовога күчерелгән.
“Русиянең Тикшерү комитеты рәисе карары буенча Шереметьевода пассажир самолетының аварияле утыруы хакындагы җинаять эшен арытаба ТКның мөһим эшләрне тикшерү буенча Баш идарәсе үз өстенә алачак”, - диләр ведомствода.
Мәрхүмнәрнең якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Бу хакта тагы да күбрәк мәгълүмат: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/-lak-tk-ochragan-layner-mostay-k-rim-isemen-y-rtk-n/
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/sheremetevodagy-avia-lak-tt-41-keshe-lg-n/
Читайте нас: