2 май төнлә Башкортстанның Дәүләкән районында полициягә бер ирнең югалуы турында хәбәр килә. Хатыны ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре шунда ук эзли башлый. Нәтиҗәдә 47 яшьлек ир-егетнең үле гәүдәсе табыла.
Тикшерү барышында ирнең үзенең “Mitsubishi Outlander” автомобилендә Дим елгасына батып үлүе ачыклана.
Бу хәлгә кадәр бер көн алда Кырмыскалы районында Өзән елгасына күпердән ВАЗ-2105 автомобиле егылып төшкән иде. Водительнең гомере өзелде.
Автомобильнең суга төшү сәбәпләре төрле булырга ихтимал: һәлакәт, көчле җил, гарасат, яңгыр... Әмма иң мөһиме – руль артында һәрчак игътибарлы булырга кирәк, дип кисәтәләр Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан.