Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 апрель 2019, 14:37

Башкортстанда давыл котыра

Кичә, 28 апрельдә, кичке 20.00-21.00 сәгать аралыгында Авыргазы, Ишембай, Гафури районнарында һәм Стәрлетамакта көчле давыл биналарның түбәләрен алып очырган.

Кичә, 28 апрельдә, кичке 20.00-21.00 сәгать аралыгында Авыргазы, Ишембай, Гафури районнарында һәм Стәрлетамакта көчле давыл биналарның түбәләрен алып очырган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә хәбәр итәләр.
Җил, секундына 18-21 метр тизлек белән исеп, шәхси торак йортлар түбәләренә зыян салган.
Авыргазы районында 13 торак пунктта 12 шәхси йортның, 3 социаль мөһим (мәктәп, авыл мәдәният йорты, мәктәп спорт залы биналары), 6 җитештерү (3 зерноток, 3 иген склады), 3 торак-коммуналь хуҗалыгы (водоканалның насос станциясе, 2 котельная) объектларының түбәләре зыян күргән. Гомум алганда түбәләр 1960 квадрат метр мәйданда зыян күргән.
Ишембай районында көчле давыл Петровское участок дәваханәсе амбулаториясенең түбәсендәге 90 м2 профнастилны кубарып алып ташлаган.
Гафури районында Антоновка авылында Красноусольск үзәк район дәваханәсенә караган фельдшер пунктының шифер түбәсе дә өлешчә җимерелеп төшкән.
Давыл шулай ук Стәрлетамак тимер юл вокзалы бинасы түбәсенә дә өлешчә зыян салган.
Тергезү эшләре бүген, 29 апрель көнне бара.
Читайте нас: