Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 апрель 2019, 13:18

Тереләй янучылар арасында Башкортстан вахтовигы да бар

Сахалинская ГРЭС-2 төзүчеләре яшәгән тулай торакта 25 апрель көнне иртән янгын чыга. Ике катлы тулай торакта барлыгы 162 кеше яшәгән. Янгын сүндергәннән соң бина эчендә өч кеше гәүдәсе табып алганнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, алар тереләй янып үлгән.

Эш бирүче оешма вәкилләренә сылтанып, “Интерфакс” һәлак булучылар арасында Алтай, Красноярск крайлары һәм Башкортстаннан вахтовиклар бар, ди. Шулай ук 5 каза күрүче дә бар, аларны Томарин үзәк район дәваханәсенә озатканнар.
Сахалинская ГРЭС-2 төзелешенең генераль подрядчигы “ТЭК Мосэнерго” акционерлык җәмгыяте һәлак булганнарның гаиләләренә һәм каза күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтәчәк.
Янгын сәбәпләре әлегә ачыкланмаган. Фаҗига урынында тикшерүчеләр, криминалистлар һәм дознавательләр эшли.
Читайте нас: