Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 апрель 2019, 13:31

Кюветка төшеп киткән

Чыгышы белән Шаран районы Наратасты авылыннан 23 яшьлек Илдар Вахитовның Себердә фаҗигале үлемгә таруын язган идек инде. https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/yaktashybyz-seberd-vafat/

Чыгышы белән Шаран районы Наратасты авылыннан 23 яшьлек Илдар Вахитовның Себердә фаҗигале үлемгә таруын язган идек инде. https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/yaktashybyz-seberd-vafat/
Мәрхүмнең икетуганы сөйләвенчә, юл һәлакәте 17 апрельдә сәгать 4ләр тирәсендә Нижневартовск районының “Нижневартовск-Радужный” трассасында булган.
“Фольксваген” водителе – 23 яшьлек такси йөртүче – машина белән идарә итүне югалта һәм транспорт чарасы, кюветка чыгып очып, каршылык белән бәрелешә. Илдар пассажир урынында була. Алган җәрәхәтләрдән ул ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк үлә.
Тагы ике пассажир да (19, 21 яшьләрдәге кыз һәм егет), такси водителе дә төрле тән җәрәхәтләре ала.
Читайте нас: