Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 апрель 2019, 02:03

Якташыбыз Себердә вафат

Чыгышы белән Шаран районының Наратасты авылыннан яшь ир Илдар Вахитов туган якларыннан читтә Себердә һәлак булган.

Чыгышы белән Шаран районының Наратасты авылыннан яшь ир Илдар Вахитов туган якларыннан читтә Себердә һәлак булган.
Аның апасы Резеда социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, Илдарның гомере Ханты-Манси автономия округының Радужный шәһәре янында такси водителе гаебе белән өзелә. Җирләү өчен Илдарның мәетен туган ягына алып кайту кирәк. Мәрхүмнең якыннары ярдәмгә мохтаҗ.
“Бер ел элек кенә аларның әниләре үлгән иде – Илдарның балигъ булмаган сеңлесе калды. Ул аны опекага алды. Зур апасы педагогия көллиятендә укый. Илдарны Себердән алып кайтыр өчен тиз арада акча җыярга кирәк. Аның гаиләсе өчен бу мөмкин хәл түгел”, - дип яза Резеда.
Бәйләнешләр өчен телефон: 8-937-338-92-61. Илдарның туган тиешле апасының банк картасы: 2202 2009 4922 0907.
Читайте нас: