Санкт-Петербургта соңгы арада популярлашып киткән «Яндекс.Еда» сервисы курьеры 10 сәгать буена тәнәфессез эшләгәч, велосипедыннан егыла да шундук җан бирә. Бу хакта “ВКонтакте” челтәрендәге “Плохие новости 18+” ябык паблигында хәбәр итәләр.
Пост авторы сүзләре буенча, супервайзер 20 яшьлек Артык Орозалиевтан заказларны максималь тизлектә илтеп тапшыруны таләп иткән. Велосипедтан егылып үлгән моментта аның өстендә сервисның фирма киеме була. Артык йөрәк өянәгеннән үлгән дигән фаразлар бар.
Пабликта китерелгән мәгълүматларга ярашлы, 18 апрельдә мәрхүмнең җәсәде хакында моргта белешүче булмый.
“Яндекс.Еда” сервисының Санкт-Петербургтагы супервайзеры хезмәткәренең үлеме өчен җаваплылыкны өстенә алырга теләми. Сервисның РR-хезмәте җитәкчесе Ася Шестакова якын арада мобиль телефоннардагы махсус кушымтага өстәмә эш сәгатьләрен теркәү мөмкинлеге тудырылачак ди. Бу вакыйга нәтиҗәсендә курьерларның эш сәгатен чикләү планлаштырыла. Шулай ук Шестакова “Яндекс.Еда” хезмәткәрләренең мәрхүмнең туганнары белән бәйләнешкә чыгуларын әйтте.