Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 апрель 2019, 16:00

Хәвефле чорга керәбез

Атна башында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән оператив утырышта ел саен язгы-җәйге чорда иң актуаль проблемаларның берсе булып калучы янгыннар, аларны булдырмау турында сүз алып барды – 15 апрельдән республикада янгын куркынычы булган сезон башланды дип игълан ителде.

Атна башында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән оператив утырышта ел саен язгы-җәйге чорда иң актуаль проблемаларның берсе булып калучы янгыннар, аларны булдырмау турында сүз алып барды – 15 апрельдән республикада янгын куркынычы булган сезон башланды дип игълан ителде.
Утырышта яңгыраган саннар борчу тудыра – республикада бер атна эчендә чыккан янгыннар саны үткән ел белән чагыштырганда 4 тапкырга арткан. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты бу статистиканы коры үләнне һәм чүп-чарны контрольсез ягу белән бәйли. Сүз дә юк, янгыннар өчен җаваплылык - муниципалитетлар өстендә. Әлеге вакытта барлык хезмәтләр дә янгыннар сезонына әзер, дип отчет бирә министрлыклар һәм ведомстволар.
• 15 апрельдән – янгыннар чыгу ихтималы булган чорда – ачык урында учак ягарга, янып торган шырпы, тәмәке төпчеге, ягулык материалы, май сеңгән чүпрәк-чапракларны ташларга, төзек булмаган машиналардан файдаланырга, машинага ягулык салган вакытта якында тәмәке тартырга, уттан файдаланырга ярамый.
• Тирә-якта шешәләр һәм пыяла ватыклары калдырырга да киңәш ителми, чөнки алар ут чыгаручы линза ролен үти.
• Урман аланнарында, агач асларында үлән яндыру тыела. Урманда, торфяникларда, урман полосаларында, коры үлән булган урыннарда учак ягарга ярамый.
“Янгыннан саклану кагыйдәләрен бозган өчен 250 мең сум күләмендә штраф яный”, - дип ачыклык кертәләр Урман хуҗалыгы министрылыгы хезмәткәрләре.
...Оператив утырышта, һава шартларының бертөрле генә тормавына карамастан, республика юлларында хәлләрнең тотрыклы булуын – соңгы көннәрдә төбәк территориясендә җитди аварияләрнең булмавын да билеләделәр. Шулай да Пенза өлкәсендә М-5 трассасында авариядә республиканың 5 кешесе һәлак булуы билгеле. Радий Фәрит улы һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтергә кушты.
Төбәк башлыгы әйтүенчә, Башкортстанда пассажирлар йөртү белән бәйле мәсьәлә тиешле дәрәҗәгә куелса, мондый аянычлы хәлләр азрак булыр иде. Радий Хәбиров бу җәһәттән Уфа властен тәнкыйтьләде, чөнки җәмәгать транспорты белән бәйле хәлне тәртипкә китерә башлауга ярты еллап үтте. Ә бу аз вакыт түгел. Гражданнарның “Инцидент” системасына мөрәҗәгать итүләренең яртысы Уфада һәм Уфа районында маршрут автобуслары җитмәве белән бәйле. Бу башкала хакимияте транспорт блогының көчсез эше урында сөйли, - диде төбәк башлыгы.
“Әлеге ярты ел эчендә үзем күзаллаган җитди алга китеш күрмәдем. Мин - тиз кабул ителгән карарлар яклы. Шулай түгел икән, кеше үз урынында түгел. Бу вакыт эчендә бер мәсьәлә дә хәл ителмәгән”, - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: