Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 апрель 2019, 02:58

Юл фаҗигасендә үлүчеләрнең туганнары Пензага чыккан

Кичә төнлә Пенза өлкәсендә трассада LADA Largus һәм МАЗ зур йөк машинасы бәрелешә. Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел машина водителе юлда йоклап китә һәм каршы юл полосасына чыга. Җиңел машинада булган водитель һәм аның 4 пассажиры фаҗига урынында ук үләләр.

Кичә төнлә Пенза өлкәсендә трассада LADA Largus һәм МАЗ зур йөк машинасы бәрелешә. Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел машина водителе юлда йоклап китә һәм каршы юл полосасына чыга. Җиңел машинада булган водитель һәм аның 4 пассажиры фаҗига урынында ук үләләр.

Һәлак булучыларның шәхесләре билгеле. Аларның яше 35тән 60 яшькә кадәр. 14 апрель көнне кичтән алар Баймактан Серпуховка юнәлә. Анда алар вахта ысулы белән эшләгән. Артларыннан Башкортстаннан тагы бер машина чыга. Алар һәлакәтнең шаһитлары була да инде.

Гомерләре өзелгәннәр Сибайдан, Баймак һәм Әбҗәлил районнарыннан. Оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров мәрхүмнәрнең туганнары белән бәйләнешкә кереп, тиешле психологик һәм матди ярдәм күрсәтергә, җирләү эшләрен оештырырга боерды.

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров:

“Сибай, Әбҗәлил һәм Баймак районнары башлыклары. Сез мине ишетәсезме? Бүген үк шушы сорау белән шөгыльләнә башлагыз. Гаилә хәлләрен өйрәнегез, башыннан ахыргача, җирләгәнчегә кадәр ярдәм күрсәтегез. Ленара Хәкимовна, сез дә барлык ярдәм чараларын өйрәнегез. Балалары да калгандыр әле”.

Авариягә тарыган машина артыннан барган “Ларгус” пассажиры Илүзә Кашанова:

Йокы аралаш ниндидер дөбердәгән тавышка уянып киттем. Барысы да уянды. Безнең водитель туктады. Вадим (һәлак булган водитель. – Авт.) борылырга тиеш иде, әмма арыганлыктан ул йоклап киткән”.



Читайте нас: