Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 апрель 2019, 12:26

Йөрәгенә энә кадалган

Мәскәүнең Вишневский исемендәге Үзәк хәрби клиника госпитале табиблары бер егетнең йөрәгеннән тегү энәсен алган. Хәрби хезмәттә булган бу егет йөрәгенә энә кадалганын бер атнадан соң гына белеп алган. Бик катлаулы операция вакытында энәне алыр өчен табиблар егетнең йөрәген туктатып тора. Энә егетнең йөрәгенең уртасына кадалып калган була.

Мәскәүнең Вишневский исемендәге Үзәк хәрби клиника госпитале табиблары бер егетнең йөрәгеннән тегү энәсен алган. Хәрби хезмәттә булган бу егет йөрәгенә энә кадалганын бер атнадан соң гына белеп алган.
Бик катлаулы операция вакытында энәне алыр өчен табиблар егетнең йөрәген туктатып тора. Энә егетнең йөрәгенең уртасына кадалып калган була.
Егет энәне кроватька куеп калдыра һәм йоклап китә. "Төнлә борылып ятканда, энә егетнең йөрәге турысына эләккән. Тире аша кереп, кабыргалар арасыннан узган һәм йөрәк мускулына кадалган", - дип аңлаткан хәрби госпитальнең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәге җитәкчесе Александр Лищук.
Үзенә энә кадалуын егет бер атна буена сизмәгән дә. Энә кергән урын эренли башлагач кына, ул нидер булганын аңлаган.
Башта солдат йөрәгендәге энәне Саратов хастаханәсендә алмакчы булганнар. Ләкин ул сынган һәм тагын да эчкәрәк кереп киткән. Энәне йөрәктән Мәскәү табиблары чыгарган.
Читайте нас: