Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 апрель 2019, 15:12

Тагын бер егетебезне югалттык...

Якташ егетләребезнең чит җирләрдә, чит төбәкләрдә армия хезмәтеннән туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуы – зур бәхет. Кызганычка каршы, газиз улларын көтеп ала алмаган әти-әниләр дә бар.

Якташ егетләребезнең чит җирләрдә, чит төбәкләрдә армия хезмәтеннән туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуы – зур бәхет. Кызганычка каршы, газиз улларын көтеп ала алмаган әти-әниләр дә бар.
Шушы көннәрдә республикага күңелсез хәбәр килеп җитте – 14 апрель көнне Липецк янында хәрби аэродром территориясендә 22 яшьлек солдат-срочник һәлак булган. Кызганычка каршы, солдат егет АКС автоматыннан атылып үлгән дигән фараз бар. РФ тикшерү комитетының хәрби тикшерү идарәсе бу җәһәттән бернинди комментарий дә бирмәгән.
Моңа кадәр 7 апрельдә Приморье краенда да бер егетебез һәлак булган иде. Аяныч, бик аяныч...
Читайте нас: