Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
12 апрель 2019, 12:25

Ике тапкыр бәрелешкән

Кичә Иглин районында машина ике тапкыр бәрелешкән авария теркәлгән. Үлемечле юл һәлакәте Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль юлының 1493 километрында була. Якынча мәгълүматлар буенча, ВАЗ-21099 автомобиле белән идарә иткән 52 яшьлек водитель, уң яклап китеп барганда узып барган «Volvo» йөк машинасы белән бәрелешә.

Кичә Иглин районында машина ике тапкыр бәрелешкән авария теркәлгән. Үлемечле юл һәлакәте Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль юлының 1493 километрында була. Якынча мәгълүматлар буенча, ВАЗ-21099 автомобиле белән идарә иткән 52 яшьлек водитель, уң яклап китеп барганда узып барган «Volvo» йөк машинасы белән бәрелешә. Бәрелешетән соң ВАз-21099 каршы як юл полосасына чыга. Монда инде «Daf» йөкле машинасы белән кара-каршы бәрелешү ВАЗ водителе өчен үлемечле була. Әле тикшерү эшләре бара.
11 апрельдә республика юлларында барлыгы 5 автомобиль авариясе теркәлгән. Юл һәлакәтләрендә 2 кеше якты дөнья белән хушлашкан, 3се төрле тән җәрәхәтләре алган.
Читайте нас: