Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
11 апрель 2019, 13:12

Кызыл әтәчтән саклан

Ел башыннан алып республикада 1928 янгын теркәлгән, утта барлыгы 99 кешене гомере өзелгән, 78е җәрәхәтләнгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, быел янгыннар саны 3,36 процентка кимегән (барлыгы 1995 янгын), әмма шул ук вакытта үлүчеләр саны - 16,5 процентка (85 кеше), имгәнүчеләр саны исә 1,3 процентка (77 кеше) арткан.

Һава торышы коры тору сәбәпле, кипкән үлән яну очраклары ешайган. Мондый хәлнең 107 очрагы теркәлгән, аларның 19ы гына бер тәүлек эчендә, 9 апрельдә чыккан. Янгыннарның төп сәбәпчесе – кеше факторы. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре турында онытмасак иде. Аларны бозган өчен җаваплылык каралган. Хәтта җинаять җаваплылыгына да тарттырулары мөмкин.
Читайте нас: