Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 апрель 2019, 14:04

Нервлары чыдамагач, хатынын юк иткән

Иркутскида яшәүче ир хатынын үтерә һәм аны “эзләгән” булып кылана. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Иркутскида яшәүче ир хатынын үтерә һәм аны “эзләгән” булып кылана. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк идарәсе сайтында хәбәр ителә.
Ир хатынын үтерергә җентекле әзерләнә. Братск янындагы урманга алып бара һәм буып үтерә. Шәһәргә кайткач, полициягә хатыны югалу турында гариза яза, хәләленең әти-әниләренә хәбәр итә. Арытаба берничә көн “югалган” хатынын эзләүләрдә катнаша. Нәтиҗәдә хокук саклау органнары тарафыннан үтерүдә шикләнелеп, кулга алына.
Ир гаебен таный, хатыны мәетен яшергән урынны күрсәтә. “Ул мине бертуктаусыз битәрли иде. Нервларым түзмәде һәм мин аны үтерергә карар кылдым”, - ди ул сорау алуда.
Яшь пар әйбәт гаиләләр исәбендә була, ир моңа кадәр хөкемгә тарттырылмаган, алар 3 яшьлек бала тәрбияләгән.
Читайте нас: