Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 апрель 2019, 12:15

Мәктәптә кызлар сугышкан

Октябрьский шәһәрендә 5 һәм 6 сыйныфта укучы кызлар сугышкан дип хәбәр ителә “Плохие новости 18+” төркемендә. Һәм инде гадәттәгечә сугышу моментын видеога төшергәннәр. Кадр артында көлү һәм әйдәкләп торган тавышлар ишетелә.

“Әйдә, сук!” – дигән күңелле тавышлар белән дәртләндерәләр сугышкан кызларны.
Балигъ булмаган кызлар эләгешү нәтиҗәсендә аларда күпсанлы гематомалар, сыдырылган, тырналган эзләр кала. Беренчел мәгълүматлар буенча, конфликт сәбәбе бер кызның социаль челтәрләргә икенчесе төшкән фотосурәтне урнаштыру була.
БР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә “Башинформ” агентлыгына хәбәр итүләренчә, ике кызның берсен урындагы полициянең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлегенә алып киләләр. Әле бу вакыйганың бөтен нечкәлекләре өйрәнелә, тикшерү эшләреннән соң тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк.
Читайте нас: