Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
8 апрель 2019, 18:34

Приморьеда хезмәт иткән якташыбыз вафат

Приморьеда хезмәт иткән Башкортстан солдаты мина кырында шартлый. Валерий Степанов Сергеевка авылы хәрби частенда хезмәт иткән. 7 апрельдә көндез солдат иптәше белән бергә полигон сакларга китә.

Приморьеда хезмәт иткән Башкортстан солдаты мина кырында шартлый. Валерий Степанов Сергеевка авылы хәрби частенда хезмәт иткән. 7 апрельдә көндез солдат иптәше белән бергә полигон сакларга китә. Полигонда моңа кадәр уку кыры урнашкан, ул ахырга кадәр миналардан азат ителмәгән була. Кызганычка каршы, шартлаган минадан Валерийның гомере өзелә.
Әйткәндәй, хәрби прокуратурага бәхетсез очрак турында мәрхүм солдат гаиләсе хәбәр итә.
Солдат хәрби хезмәткә Дәүләкән районыннан чакырылган. Аның хәрби хезмәт срогы тәмамлануга нибары 55 көн калган булган.
Читайте нас: