Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
8 апрель 2019, 17:29

Петербургка нәрсә булган?

Санкт-Петербург шәһәрендә төнлә урамда кайнар су торбасы өзелеп, беренче катта урнашкан фатирның тәрәзәсен ватып бәреп керә һәм 55 яшьлек ханымны чын мәгънәсендә “пешерә”. Алган тән җәрәхәтләреннән ханым якты дөнья белән хушлаша, аның улы хастаханәгә эләгә.

Авария нәтиҗәсендә 23 мең кеше кайнар сусыз калган.
Санкт-Петербург шәһәре буенча Тикшерү комитетының баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бу вакыйга уңаеннан Җинаять-Җәза кодексының 238 маддәсенең 2 өлеше буенча (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче хезмәтләр күрсәтү) җинаять эше ачылган.
Торбалар өзелү – Санкт-Петербург шәһәрендә еш күренеш. Көз көне бер кафеда администратор су агып ятканны сизеп калып клиентларны урамга чыгара. Ике егет өшеп курткалары артыннан керәләр һәм берничә секунд эчендә кафеның эче берничә тонна кайнар су белән тула. Егетләр пешеп үләләр...
Агымдагы елның гыйнвар аенда исә җир астыннан кайнар су фонтаны бәреп чыккан. Коммуналь хезмәт җитәкчеләре аның өчен кем җавап бирергә тиешлеген ачыклаганчы су сәгать ярым аккан... Бу вакыйгага кадәр ике атна элек ерганакка ике автомобиль төшеп киткән булган. Берсендә хәтта водителе булган һәм ул авыр тән җәрәхәтләре алган.
Читайте нас: