Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 апрель 2019, 15:57

Юлларда өзелгән гомерләр

Башкортстан юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны буенча Русиядә дүртенче урынга күтәрелгән. 2018 елда республика юлларында 4406 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 2017 ел белән чагыштырганда 19 авариягә күбрәк. 550 кеше якты дөнья белән хушлашкан, 2017 ел белән чагыштырганда 38 кешегә күбрәк. 44406 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

Уфа, Мишкә, Благовещен, Краснокама, Салават, Мәчетле, Яңавыл, Борай, Тәтешле районнарында, Октябрьский шәһәрендә бу саннарның артуы күзәтелә. БРның транспорт һем юл хуҗалыгы буенча Дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, аварияләрнең сәбәбе булып беренче урында – юл чатларында юл йөрү кагыйдәләрен бозу (674 һәлакәт), дистанцияне дөрес сайламау (439 һәлакәт), шулай ук, каршы хәрәкәт юлына чыгу.
Автоһәлакәтләрнең иң киң таралган төрләре – бәрелешү (2000 һәлакәт), җәяүлеләрне таптау (1263), әйләнеп каплану (397), ди ул.
1 мартта кешеләрнең һәлакәтенә китергән аварияләрне тикшерүче махсус комиссия эшли башлады. Бер ай эшчәнлектән соң алар шундый нәтиҗә ясаганнар: беренчесе – машиналар тигез участокта бәрелешә, каршы хәрәкәт юлында, икенчесе – җәяүлеләр чыга торган юлда җәяүлеләрнең өстенә барып менәләр, өченчесе – тукталышта торган кешеләр өстенә барып менәләр, дүртенчесе – юл чатларында бәрелешәләр, юлдан төшеп китеп әйләнеп капланалар. Иң күп авария Уфа-Бөре-Яңавыл, Уфа-Инзәр-Белорет, Магнитогорск-Ира, Дүртөйле-Нефтекама, Кропачево-Мәсәгут-Ачит юлында теркәлә. Шушы юлларга игътибарны арттыру һәлакәтләрнең санын 13 процентка киметергә тиеш, ди комитет җитәкчесе. Бүгенге көндә Башкортстанда 500 мең юл билгесе урнаштырылган, тагын 25 меңләп җитми.
Башкортстан Республикасы башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 2019 елны башка күрсәткечләр белән тәмамлап, хисап тотарга боерык бирде.
Читайте нас: