Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 апрель 2019, 17:21

Мәктәп директоры сыйныф бүлмәсендә егылып үлгән

Күршебез Татарстанның Чаллы 51нче мәктәбе директоры 62 яшьлек Геннадий Волков сыйныф бүлмәсендә кинәт кенә үлгән.Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.

Күршебез Татарстанның Чаллы 51нче мәктәбе директоры 62 яшьлек Геннадий Волков сыйныф бүлмәсендә кинәт кенә үлгән.
Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.
Геннадий Алексеевич яңа чирек башлану һәм көлке көне уңаеннан шаяртып алган, кәефе дә яхшы булган. Үзенең эш бүлмәсе белән янәшә урнашкан сыйныф бүлмәсендә ул кинәт кенә ауган. Тиз вакыт эчендә килеп җиткән "ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре аңа берничек тә ярдәм итә алмаган - аның гомере өзелгән.
Директорның кинәт үлеме сәбәбен судмедицина экспертизасыннан соң хәбәр итәчәкләр. Аны 3 апрельдә соңгы юлга озатачаклар.
Читайте нас: