Барлык яңалыклар

Тантаналы парадлар Уфада да үтте

Ветераннар арасында 101 яшь Сталинград сугышы герое да бар иде.

Бүген, 24 июньдә, Уфада да Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йорт алларында тантаналы парадлар үтте. Әлеге көндә Уфаның барлык районнарында да сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре бар.

Парадларда хәрби хәрәкәтләр ветераннары, 41нче санлы мәктәп кадетлары катнашты. Ветераннар өчен котлау сүзләре һәм сугыш чоры җырлары яңгырады. Өлкән яшьтәгеләр, сугыш михнәтләрен күз алдыннан кичереп, бүгенге тыныч тормышның ни кадәр кыйммәтле икәнлеге турында сөйләде.

Бүгенге ветераннар – сугыш һәм аннан соңгы авыр чорда да сынмаган, сыгылмаган буын кешеләре алар. Дим районында яшәүче Колесникова Татьяна Константиновна – Сталинград сугышы герое. Аңа 101 яшь! Татьяна Константиновна сугышны башыннан ахырына кадәр диярлек үткән. 1945 елда ул каты яралана, әмма яшәү көче ныклырак була, аягына баса. Сугыштан соң ул 40 ел буена юлларны ремонтлау буенча Куйбышев дирекциясенең бүлегендә эшли.

Ветераннар арасында үрнәк итеп куярлык, сокланып бәян итәрлек, көчле рухлы кешеләр бик күп. Аларга киләчәктә дә бик күп парадларны күрергә насыйп булсын иде.


Читайте нас: