Барлык яңалыклар

Уфа - данлы башкала!

Бөек Җиңүгә өлеш керткән зур хезмәтләр бәяләнсен иде.

Бөек Җиңүгә өлеш керткән зур хезмәтләр бәяләнсен иде.

БР Дәүләт Җыелышы –Корылтай депутатлары ил башлыгына мөрәҗәгать әзерли. Анда Уфага Русия Федерациясенең “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исемен бирү турында сүз бара.

Ил башлыгына тапшырыласы бу мөрәҗәгатькә кагылышлы күрсәтмә сишәмбе көнне Башкортстан парламентында кабул ителде.

«Республикабыз башкаласы Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү өчен зур өлеш керткән ныклы таяныч үзәге булды, шуңын өчен бу исемгә ул лаек, – дип белдерде Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев. – Илебезнең көнбатыш төбәкләреннән 36 предприятие һәм сәнәгать оешмасы күчерелде.

250 мең кеше яшәгән Уфа эвакуация белән килгән 106 мең кешене, дистәләгән фәнни, гыйльми, мәдәни учреждениеләрне кабул итте.

Сугыш елларында башкалабыз 51 мең авиация моторы эшләп, совет самолетларының өчтән берен тәэмин итүгә иреште».

Константин Толкачев белдерүенчә, Уфаның үзендә булган һәм эвакуацияләнгән оешмаларында авиация һәм автомобильләр өчен ягулык; элемтә аппаратлары; авиация сәнәгате, артиллерия чаңгылары өчен фанер; хәрби киемнәр өчен тукымалар, дарулар әзерләү эше киң җәелдерелә.

Башкортстан башкаласында 29 хәрби госпиталь эшли. Анда 150 мең яугиргә медицина ярдәме күрсәтелә.

Уфада ул елларда 23 хәрби берләшмә, частьлар, учреждениеләр оештырыла. Аларның иң данлыклысы – данлыклы 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясе.

Уфага эвакуацияләнгән Украина фәннәр академиясе, фәнни-тикшеренү институтларында безнең галимнәр белән берлектә яңа төр боеприпаслар, артиллерия өчен оптик приборлар, хәрби техника өчен туңмый торган майлар, антифризлар медицина өчен вакциналар уйлап табалар.

Хезмәт батырлыгы өчен Уфаның ике оешмасына Дәүләт оборона комитетының Кызыл байрагын гомерлек саклау хокукы бирелә.

Тагын җиде предприятие СССР Наркоматының һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байрагына лаек була.

Алты дистәдән артык уфалы сугыш елларында орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

«Без өлкән буынның хезмәт батырлыгы белән горурланабыз. Уфада тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл куелган. Без уфалыларның Җиңүгә зур өлеш кертүен беләбез. Моны мактаулы исем белән ныгытып кую гадел булыр, – дип белдерде Константин Толкачев. – Уфалыларның киңкүләм хезмәт батырлыгы, аларның фашист илбасарларына каршы сугышта керткән өлеше танылган. 2019 елның декабрендә Халыкара Герой-шәһәрләр берлеге Уфага «Хезмәт Батырлыгы һәм Даны шәһәре» мактаулы исемен бирергә дигән карарны кабул итте.

Яңа федераль законга ярашлы, “Хезмәт батырлыгы шәһәре” мактаулы исеме РФ Президентны указы белән, 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан бирелә.

«Әгәр үтенечебез оператив рәвештә каралып, Владимир Путин тарафыннан хуплана икән, Уфага бу мактаулы исем бер айдан бирелүе мөмкин», — дип белдерде Башкортстан парламенты спикеры.

Читайте нас: