Барлык яңалыклар

Галим һәм рәссам ветераныбыз

Бөек Ватан сугышы ветераны Әсхәт ага Минһаҗетдинов Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алырга әзерләнгәндә тагын бер матур бүләккә лаек булды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Әсхәт ага Минһаҗетдинов Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алырга әзерләнгәндә тагын бер матур бүләккә лаек булды.

Әсхәт Минһаҗетдинов 1923 елда Бөгелмә шәһәрендә туган. Сугышны Мәскәү шәһәренең Москворецкий районы Халык ополчениесенең 17 нче укчылар дивизиясе составындагы 980нче артполкта разведчик булып уза. Ул Көнбатыш, Брянск, 2 нче Белоруссия фронты составында сугыша. Милләттәшебез «Батырлык өчен» медале, «Белоруссияне азат иткән өчен» медале, «Кызыл Йолдыз» ордены һәм I һәм II дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» орденына лаек була. 2020 елда ветеран “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Әсхәт Минһаҗетдинов Уфага күчеп килә, Уфа медицина училищесын тәмамлый, аннан Башкорт медицина университетына укырга керә, кандидатлык диссертациясен яклый. Ярты гасыр Әсхәт Әскәр улы табиб булып эшли. Бүгенге көндә аның 70тән артык фәнни хезмәте бар, шулай ук ул озак еллар буе рәсем сәнгате белән дә шөгыльләнә — күз явын алырлык картиналар ясый.

Бүген хөрмәтле ветеранга Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдында олы хезмәте өчен” күкрәк билгесен дә тапшырдылар. Менә шундый ул халкыбызның олуг уллары!

Читайте нас: