Барлык яңалыклар

Брест кирмәне сакчысы - йөзьяшәр ветеран, атказанган укытучы, профессорлар әтисе дә!

Бөек Ватан сугышы ветераны Ришат ага Исмәгыйлев гасырлык тарих шаһиты.

Бөек Ватан сугышы ветераны Ришат ага Исмәгыйлев гасырлык тарих шаһиты.

Быел бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы Ришат ага Исмәгыйлев 1920 елның 15 апрелендә Башкортстанның Нуриман районы Нимисләр авылында туган.

Ришат ага 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. 42 нче укчы дивизиясенең 455 нче укчы полк элемтә ротасының радистлар взводына билгеләнә.

Бөек Ватан сугышын 1941 елның 22 июнендә Брест крепостен яклаучылар сафында каршы ала. Герой-крепостьны саклауда күрсәткән батырлыгы өчен Ришат Исмәгыйлев II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Ришат Салих улы гомерен педагогик эшчәнлеккә багышлаган, ул 40 елдан артык Байгилде урта мәктәбе директоры булып эшли. «Почет Билгесе» ордены, «РСФСР мәгариф отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән, шулай ук аңа «РСФСРның Атказанган укытучысы» исеме дә бирелгән.

Соклангыч гомер юлы үткән Ришат агабыз бүген “Татар халкына олы хезмәте өчен” күкрәк билгесе белән дә бүләкләнде.

Ришат ага хатыны Сәрвә Газиз кызы белән дүрт фән докторы, ике педагог -алты бала үстергән кешеләр.

Флүр Исмәгыйлев – техник фәннәр докторы, УДАТУ профессоры;

Зинфир Исмәгыйлев – химия фәннәре доктор, Кемерово ФТИ директоры;

Фоат Исмәгыйлев - техник фәннәр докторы, Губкин исемендәге Мәскәү нефть университеты профессоры;

Рафаэль Исмәгыйлев – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, БДАУ профессоры;

Флюра Нургалиева – филология фәннәре кандидаты, Уфа юридик институтының кафедра җитәкчесе;

Салават Исмәгыйлев – Байгильде авыл лицее директоры.

Читайте нас: