Барлык яңалыклар

75 мәктәпкә Советлар Союзы Геройлары исемнәре биреләчәк

Республиканың 75 мәктәбе Советлар Союзы Геройлары исемнәрен алачак.

Республиканың 75 мәктәбе Советлар Союзы Геройлары исемнәрен алачак.

Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, чаралар “Горурланабыз! Хәтерлибез! Хөрмәтлибез!” акциясе кысаларында үтәчәк. Ведомство планы буенча чаралар апрель аенда узачак.

«Бу идея Артур Әхмәтхановта туган иде. Без аның хәтеренә хөрмәт күрсәтәчәкбез һәм акцияне тормышка ашырачакбыз", - диде коллегиянең киңәйтелгән утырышында яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов.

Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, сугышка киткән Башкортстан халкына һәйкәл ачылачак. Әлеге һәйкәлне ачу 8 май көненә планлаштырыла. 9 майда Уфада тантаналы парад, «Үлемсез полк» акциясе, «Ватан» этнопаркында концерт һәм бәйрәм салюты булачак.

Читайте нас: