Көнүзәк
12 Сентября , 18:20

Серафимов исемендәге «Патриот» паркында мөһим чара үтте

«Патриот» паркы территориясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Геройлар территориясе» патриотик слетында катнашучылар – 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән очрашты. Чарага бөтен республикадан 132 малай, шул исәптән МХО яугирләре гаиләләреннән, шулай ук аларның әти-әниләре һәм волонтерлары килгән иде.

Серафимов исемендәге «Патриот» паркында мөһим чара үттеСерафимов исемендәге «Патриот» паркында мөһим чара үтте
Серафимов исемендәге «Патриот» паркында мөһим чара үтте

Очрашу алдыннан төбәк җитәкчесе күргәзмәне һәм слетның тематик урыннарын карады. Балалар, аерым алганда, янгын сүндерү һәм коткару техникасы үрнәкләре белән таныша алдылар. Махсус хәрби операция ветераннары Ассоциациясе вәкилләре Руссиянең заманча армия кораллануы турында сөйләделәр. Балалар шулай ук махсус страйкбол-тирда үз мөмкинлекләрен сынап карадылар, авиамодельләштерү, окоп шәмнәре ясау һәм маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-классларда катнаштылар, Русия эзләнү хәрәкәте күргәзмәләрендә, Республика Хәрби дан музее экспозицияләрендә булдылар. Кинология хезмәте вәкилләре үзләренең хайван-терапевт этләрен күрсәттеләр. Ә Салават мәгариф һәм һөнәри технологияләр көллияте педагоглары балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар үткәрделәр.

Слетны «Бәхет территориясе» хәйрия фонды республика Мәгариф һәм гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән берлектә оештырды.

Шулай ук Радий Фәрит улы һәм мәртәбәле кунаклар, спикерлар слетта катнашучыларның сорауларына ачыктан-ачык җавап бирделәр. Чара җанлы аралашу белән дәвам итте. 

Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.

Серафимов исемендәге «Патриот» паркында мөһим чара үтте
Серафимов исемендәге «Патриот» паркында мөһим чара үтте
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас