Көнүзәк
10 Сентября , 07:57

Уҗымны киметмәү хәерле

Бөртеклеләр уңышының төп күләме көзге культураларга бәйле. 

https://vk.ru/mcxrb2018https://vk.ru/mcxrb2018
Фото:https://vk.ru/mcxrb2018

Амбарлар ашлык белән тулган мәл. Катлаулы шартларга карамастан, бүген ил буенча урып-җыю эшләре темплары һәм төп культураларның уңдырышлылыгы узган елгы күрсәткечләрдән артып китә. Алынган күләмнәр эчке базарның ашлыкка ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә.

Әмма дөньяда барган соңгы хәлләр, ягулыкка бәйле проблемалар авыл хуҗалыгы тармагына ныклы аяк чала. Аннары, үстергәнне саклау һәм сату мәсьәләсе дә киеренке булып кала. Өстәвенә, яңа баш бәлаләре табылып тора. Быел урып-җыю башланып кына торганда бензин кытлыгы килеп туды.

Хөкүмәт тарафыннан оператив кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә ягулык белән бәйле хәлне тотрыкландыруга ирешелде, диде Русия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут ВКС режимында урып-җыю кампаниясенең барышы һәм көзге чәчүгә әзерлек буенча оператив штаб утырышында.

– Ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү мәсьәләсе Дмитрий Патрушевның шәхси контролендә. Бездә Президентның тиешле йөкләмәсе бар: монда без энергетика министрлыгы белән берлектә көн саен оператив режимда хәлне җайга салабыз, мәсьәләләрне хәл итәбез, – ди аграр министр.

Ул авыл хуҗалыгы продукциясен сату һәм логистика темасын да күтәрде. Аның әйтүенчә, Азов-Кара диңгез бассейнындагы кыенлыклар аркасында экспорт башка юнәлешләргә борылыш ясый. Хөкүмәт ашлыкны портларга һәм коры җир кичүләренә кадәр ташу өчен тимер юл тарифын субсидияләүгә 9,7 миллиард сум бүлүне хуплады. Моннан тыш, 1 сентябрьдән бөртеклеләргә экспорт пошлиналарын түләүгә, аннары майга һәм шротка пошлинаның югары чиген билгеләүгә мораторий кертү турында карар кабул ителде.

Шулай ук Авыл хуҗалыгы министрлыгы аграрийларның финанс тотрыклылыгына ярдәм итүнең өстәмә алымнарын да эшли. Хөкүмәткә ташламалы кредитларны һәм ташламалы лизингны озайту турында тәкъдимнәр кертелгән дә инде. Көзге чәчүгә гектарлап ярдәм күрсәтү мөмкинлеге дә карала.

Моннан тыш, хуҗалыкларның бөлгенлеккә төшүенә мораторий кертү һәм аларның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчесе статусын саклап калу карала. Мондый чара, барыннан да элек, ашлык сатуда вакытлыча кыенлыклар белән очрашкан көньяк төбәкләр өчен мөһим булырга мөмкин. Шулай ук 3 миллион тоннага кадәр ашлык сатып алу интервенцияләре соравы да карала. Исегезгә төшерәбез: сатып алу интервенцияләре – ул, гади генә итеп әйткәндә: дәүләтнең, бәяләрнең төшүен туктату һәм аграрийларның керемнәренә ярдәм итү өчен, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрдән турыдан-туры сатып алуы.

– Бу чаралар комплексы игенчеләрнең табышлы эшлщренщ ярдәм итәргә, көзге һәм язгы чәчүне тиешле күләмдә башкарырга мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз, – дип белдерде Оксана Лут.

Министр әйтүенчә, төбәкләргә бөртеклеләр уңышының төп күләмен булдыручы һәм илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен төп әһәмияткә ия булган көзге культураларны саклап калырга кирәк.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Башкортстан хуҗалыклары уҗым культураларын 206 мең гектарда яисә планлаштырылган мәйданның 55 процентында чәчкәннәр. Аның 165 мең гектарын – бодай, 26 мең гектарын арыш алып тора. Шулай ук тритикале һәм рапс чәчәләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас