Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүнең 56 төбәк чарасы гамәлдә. Аларның бер өлеше демобилизацияләнгән сугышчыларны системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бу хакта республиканың вице-премьер урынбасары – спорт министры Руслан Хәбибов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның атналык оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.
2026 елның 8 аенда төбәктә барлыгы 2,3 меңнән артык сугышчы катнашлыгында 1 120 спорт чарасы уздырылган. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 400 кешегә күбрәк.
Моннан тыш, Башкортстан Физик культура институты адаптив спортка җәлеп итү аша инвалидлык яки авыр җәрәхәтләр алган СВО катнашучыларын социаль һәм физик тернәкләндерүгә юнәлдерелгән «Батырлык» проектын тормышка ашыра. 2025 елда күчмә мастер-класслар әлеге программаны киңәйтергә һәм 23 муниципалитеттан өстәмә 129 ветеран җәлеп итү мөмкинлеген биргән.
Әйтергә кирәк, инвалид булган 63 ветеран 13 спорт дисциплинасы буенча Башкортстан җыелма командаларына керде. Алар 17 бөтенрусия һәм төбәкара ярышларда 32 медаль яулады.
Вице-премьер ассызыклаганча, республикада СВО катнашучылары бушлай шөгыльләнә ала торган спорт объектлары исемлеге төзелде. Ул үз эченә 148 учреждениене ала, аларда 35 спорт төре буенча дәресләр уза. Аларга 956 кеше йөри, шуларның - 248е инвалид.
Планда - республиканың эре шәһәрләрендә демонстрацион-агарту үзәкләре ачу юлы белән дисциплиналар исемлеген һәм объектлар челтәрен киңәйтү, шулай ук тренер, адаптив физкультура буенча инструктор яки ярышларны оештыручы булырга теләгән СВО ветераннарына һөнәри юнәлештә булышу. Башкортстан башлыгы муниципалитетлар башлыкларына барлык шәһәр һәм районнарда катнашучыларга спорт белән шөгыльләнү өчен вакыт һәм урын билгеләргә, ә төбәк хөкүмәтенә цифрлы платформа булдырырга кушты, анда расписание һәм бөтен республика буенча заллар булу турында белергә мөмкин.
БР Башлыгы сайтыннан.