Үткән ялларда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамак шәһәренә эш сәфәре кылды. Шулай ук ул Октябрьскийда шәһәрнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Төбәк җитәкчесе шәһәр халкын истәлекле көн белән котлады, шулай ук яңартылган иҗтимагый киңлекләр белән танышты. Октябрьский шәһәре - Башкортстанның көнбатышындагы эре сәнәгать үзәге, аңа 1946 елда нефть ятмаларын эшкәртү белән бәйле рәвештә нигез салынган. Кала абыйлы-энеле Весниныхларның генераль планы буенча төзелгән, шуңа күрә аны «кече Петербург» дип атыйлар. Тарихи үзәкне 1940 - 50 елларда салынган колонналы, бизәкле һәм аркалы биналар бизи.
Шәһәр халкы – 116 меңнән артык кеше - күбесенчә ягулык-энергетика комплексы һәм машина төзелеше предприятиеләрендә эшли. Октябрьскийда социаль өлкә дә актив үсә. Шәһәрдә мәгариф һәм сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт объектлары төзелә, шулай ук җәмәгать урыннары төзекләндерелә.
Башкортстан Башлыгы Октябрьскийга эш сәфәре вакытында Московка микрорайонында урнашкан яңа иҗтимагый-мәдәни үзәк эшчәнлеге белән танышты. Милли мәдәниятләр үзәгенең филиалы булган объектны төбәк җитәкчесе кушуы буенча төзегәннәр һәм шәһәрнең 80 еллыгына ачканнар. Бинаның гомум мәйданы 440 кв. м., концерт залы 97 урынга исәпләнгән. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен җыр һәм бию студияләре, түгәрәкләр һәм секцияләр өчен кабинетлар урнашкан.
Октябрьскийда заманча бассейн да төзелә башлаган. Радий Хәбиров төзелеш-монтаж эшләре барышы һәм булачак спорт объектының мөмкинлекләре белән танышты. Гомуми мәйданы 11 мең кв. метрдан артыграк булган комплексны төзү 2024 елда башланган. Проектка 50 метрлы йөзү юлы, термаль СПА-комплекс, универсаль спорт заллары, шулай ук кунакханә керә. Шулай итеп, Октябрьскийда спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен күпфункцияле үзәк формалаштырыла. Бассейнны 2027 елда ачарга планлаштыралар.
БР Башлыгы сайтыннан.