Көнүзәк
31 август , 06:59

Узган атнага бер караш

Узган атнада республиканың сәяси һәм иҗтимагый тормышы вакыйгаларга бай булды.

скриншот видеоскриншот видео
скриншот видео

Узган атнада республиканың сәяси һәм иҗтимагый тормышында вакыйгалар шактый күп булды. Аларның барсында да диярлек Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәхсән үзе катнашты.

***

Тәү чиратта яңа уку елы башлануга әзерлек нык сизелде. Әйткәндәй, республика Башлыгының укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлтелгән Указы чыкты. Документта төбәктәге педагогларга ярдәм чаралары язылган. Мәсәлән, республикада яңа дәүләт бүләге – “Педагогик эшчәнлек өчен” медале булдырыла.

***

25 августта Уфада республика Башлыгы каршындагы Цифрлы үсеш һәм ясалма интеллект технологияләрен кертү мәсьәләләре буенча советның беренче утырышы узды. Совет Президент Владимир Путин кушуы буенча төзелде. “Хәзер шәхсән квартал саен аның эше турында дәүләт башлыгына хәбәр итәчәкмен”, – диде утырышта Радий Хәбиров.

“Дәүләт идарәсен цифрлы трансформацияләү белән шөгыльләнәчәк компетенцияләр үзәге булдырачакбыз”, – дип тә хәбәр итте ул. Киләсе Советта ясалма фәһем кертү буенча “юл картасын” караячаклар һәм һәр юнәлеш турында җентекләп фикер алышачаклар.

Советта шулай ук республикада яшәүчеләрнең 92 проценттан артыгы югары тизлекле мобиль интернет белән тәэмин ителгән, диделәр. Цифрлы трансформация рейтингында төбәк дәүләт хезмәтләре өлешендә максималь балларга җитте – блокның барлык күрсәткечләре буенча 100 процент.

***

Узган атнада Башкортстанга эш сәфәре белән Русия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут килде. Республика йортында ул төбәк Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Алар авыл территорияләрен үстерү, урып-җыю кампаниясе барышы һәм төбәкнең федераль министрлык белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алышты.

“Без агросәнәгать комплексын үстерүгә зур игътибар бирәбез, – диде Радий Хәбиров. – Шул исәптән Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә соңгы елларда хуҗалыкларның техник паркын җитди модернизацияләдек. 2020 елдан башлап аграрийлар 80 миллиард сумлык машина һәм җайланмалар сатып алды. 2026 елда гына 9 миллиард сумлык техника сатып алдылар”.

Моннан тыш, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы буенча да шактый акча җәлеп ителде, дип билгеләде төбәк җитәкчесе. Ул профильле уку йортларын модернизацияләү буенча актив эш алып барылуын да ассызыклады. 

“Республикада урып-җыю кампаниясе кызу бара. Һава шартлары тотрыксыз булуга карамастан, игенчеләр чәчелгән мәйданнарның 50 процентын җыеп алдылар да инде, 2 миллион тоннага якын ашлык суктырдылар, – дип таныштырды Радий Хәбиров. – Соңгы елларда чәчүлекләр структурасында без майлы культуралар өлешен арттыруга йөз тотабыз, бу юнәлешнең яхшы үсеш потенциалын күрәбез. Гомумән алганда, 2026 елда уңыш яхшы булыр дип фаразлана”.

Оксана Лут республика агросәнәгать комплексының динамик үсешен билгеләп үтте.

“Республика авылларында миллион ярым кеше яши. Башкортстан – илнең төп авыл хуҗалыгы төбәкләренең берсе. Узган ел монда тарихта беренче мәртәбә 1 миллион тонна майлы культуралар җыелган, ә бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы 3,6 миллион тоннадан артып киткән. Республика үз куәтен үстерүне дәвам итәр дип ышанам”, – диде министр.

Башкортстанга сәфәре кысаларында ул төбәкнең фәнни һәм мәгариф учреждениеләрендә булды, анда агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү өлкәсендәге мөмкинлекләр һәм яңа тармак эшләнмәләре белән танышты. Мәсәлән, Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең Вузара студентлар кампусында Мәскәү кунагына АПК өлкәсендәге фәнни эшләнмәләр һәм стартаплар турында бәян иттеләр.

Шулай ук Оксана Лут һәм Радий Хәбиров терлекчелек, үсемлекчелек, ветеринария тармакларында, фәнни-мәгариф өлкәдә эшләүче бер төркем аграрийларына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.

***

Башкортстанның коммерцияле булмаган секторы һәрвакыт көчле булды, әмма СВО башлану белән республиканың коммерцияле булмаган оешмалары эше аерым әһәмияткә ия. Бу хакта Радий Хәбиров республиканың VIII Гражданнар форумының пленар дискуссиясеннән соң әйтте. Аның темасы махсус операция шартларында гражданлык җәмгыятен трансформацияләүгә багышланган иде. Быел форумда Башкортстаннан гына түгел, илнең башка төбәкләреннән дә КБО вәкилләре катнашты. Катнашучылар җәмгыять һәм бизнес партнерлыгы, социаль бурычларны хәл итүдә коммерциячел булмаган оешмаларның роле, хәйриячелеккә ярдәм итү турында фикер алыштылар.

***

28 августта Башкортстан Башлыгы Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” паркында булды. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, территория үсештә, шулай ук паркка курсантларга күрсәтү өчен Совет һәм Русия коралының макет үрнәкләрен тапшырды. Хәзер биредә бассейнлы спорт комплексы һәм рухи-белем үзәге төзиләр. Тиздән паркта йөк ташу өчен электр транспорты барлыкка киләчәк, шулай ук хәрби техника экспозициясе тулыланачак.

***

29 августта Уфаның Глумилино микрорайонында 88нче мәктәпнең яңа корпусы ишекләрен ачты. Аны ачуда видеоэлемтә буенча Русия Президенты Владимир Путин катнашты. Ачылышта Радий Фәрит улы ил җитәкчесенә республикада мәгариф үсеше турында сөйләде һәм Президентка ярдәм өчен рәхмәт белдерде. 1225 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп Көрәш сарае каршында урнашкан.

***

Узган ялларда Уфаның “Кашкадан” паркында 14нче тапкыр “Сөт иле” республика фестивале узды. Быел бәйрәм Зур һәм тату гаилә елына багышланды һәм 150 сөт продукциясе җитештерүчене берләштерде. Традиция буенча кунакларны сәламләү бер стакан сөттән башланды.

https://glavarb.ru/ru
https://glavarb.ru/ru
https://glavarb.ru/ru
https://glavarb.ru/ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас