Көнүзәк
27 Августа , 10:07

Ясалма акыл тормышыбызны җиңеләйтә

Ясалма акыл (ИИ) тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Ул яшәешебезне җиңеләйтә һәм тагын да кызыклырак итә.

Ясалма акыл тормышыбызны җиңеләйтәЯсалма акыл тормышыбызны җиңеләйтә
Ясалма акыл тормышыбызны җиңеләйтә

Билгеле булуынча, ясалма акылны  кертү эше дәүләт фәрманы буенча башкарыла.  Хөкүмәт дәрәҗәсендә бу эшне тизләтүгә багышланган киңәшмәләр үткәрелә. Агымдагы атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров санлы үсеш һәм ясалма акыл технологияләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Бу шушы темага багышланган шундый беренче зур утырыш булды.

         Быел май аенда Русия президенты Владимир Путин үткәргән стратегик сессиядә ясалма акыл кертүнең төп юнәлешләре билгеләнгән иде. Һәм менә августта үткән Республика советы утырышында шул юнәлешләр буенча киң фикер алышулар барды.

         Чара барышында Радий Хәбиров Совет эше турындагы докладлар квартал саен Русия президентына җибәреләчәк дип белдерде. Республика җитәкчесе гамәлдәге штабларга, комиссияләр һәм эш төркемнәренә цифрлаштыру өлкәсендә инвентаризация үткәрергә, идарә итүнең бердәм контурын төзергә кушты.

         —Мин ай саен дәүләт башлыгына безнең Совет эшчәнлеге турында доклад ясаячакмын, —диде РадийХәбиров. — Бу юлы көн тәртибендә дәүләт идарә итүендә ясалма акыл кертү мәсьәләләре карала. Без бүген заман чакыруларын искә алып, бердәм структура төзи башладык — республика хөкүмәтендә ИИ үсеш департаментын оештырдык.

         Бу җәһәттән бөтен министрлыкларда һәм ведомстволарда җитәкче урынбасары дәрәҗәсендә җаваплы кешеләр билгеләнгән. Әлеге эшләр федераль экспертлар һәм партнерлар белән бергәлектә алып барыла. Партнерлар ИИ өлкәсендә шактый уңышларга ирешкәннәр.

         «Бүген хакерлар һөҗүме арткан шартларда шәхси мәгълүматларны яклау дәүләт идарә итүенең тотрыклылык нигезенә әверелә.Русиялеләрнең смартфоннарында уртача алганда 120-ләп кушымта урнаштырылган һәм шуларның 50-гә якыны актив булып санала. Кешеләр гади һәм тиз сервисларга күнекте, алар аңлаешлы интерфейслар, шул исәптән дәүләт органнары белән дә, телиләр. Безнең цифрлаштыру заманында мондый сервислар уңай дәүләт имиджын да формалаштырырга булыша»,—дигән фикерләр белдерде БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Олег Ли  үзенең чыгышында.

         Совет әгъзалары киңәшмә барышында ИИ-технологияләрен Бердәм электрон документлар әйләнеше системасына кертү мәсьәләләрен тикшерде. Бу — республиканың иң эре проектларының берсе. Ул — «Дело» дәүләт хезмәткәрләренең электрон документлар әйләнеше системасы. ИИ-модуль реквизитларны таный, документларны автомат рәвештә терки һәм билгели, кыскача бәяли, проектлар резолюцияләрен һәм җавап вариантларны тәкъдим итә алачак. Яңалык Русия программа тәэмин итү реестрына кертелгән.

         Башкортстан Республикасының мәгълүмат- коммуникацияләр һәм технологияләр үзәге базасында дәүләт идарә итүенең ИИ-трансформациясе буенча компетенцияләр үзәге булдыру тәкъдим ителә. Ул процессларны анализлау, пилот карарларын эшкәртү һәм башка мөһим бурычларны үтәү белән шөгыльләнәчәк. Команданы Евразия Фәнни белем үзәге Вузара кампусынының IQ-паркында урнаштыру вузлар, яшь белгечләр һәм төбәк ИТ-җәмәгатьчелеге белән белән турыдан-туры элемтә булдыруга ярдәм итәчәк. Шулай итеп, республиканың үз үзәген булдыру мәгълүматлар белән хәвефсез эшләү мөмкинлеген бирәчәк.

         Арытаба Башкортстан Республикасы Башлыгының ситуацияләр үзәгендә ИИ белән контакт-үзәк булдыру эше әзерләнә. Цифрлы ярдәмче тәүлек әйләнәсенә документлар кабул итә һәм эшкәртә алачак, ә оператор шәхси чишү таләп ителгән мөрәҗәгатьләр белән эшлиячәк.

         «ВымпелКом» җәмгыятенең пилот проекты бушлай эшлиячәк. Ул БР Башлыгының туры элемтәсе вакытында сыналган да инде. Аның уңышлы эшчәнлеге мөрәҗәгатькә җавап бирү вакытын кыскартырга, операторларга эш йөген киметергә һәм республикада яшәүчеләр сораулары белән эш иткәндә бердәм аналитик нигез булдыру мөмкинлеген бирәчәк. Шулай итеп, ИИ — республикада яшәүчеләр белән власть органнары арасындагы эшчәнлекне тизрәк һәм җиңелрәк итәргә булышачак.

         Ясалма акыл (ИИ) өлкәсендәге карарлар Башкортстанның Урал буе районнары үсешенә дә хезмәт итәчәк. Мәсәлән, Белоретның җылылык белән тәэмин итүнең цифрлы күчермәсе коммуналь инфраструктураның кисәтү идарәсе пилоты булачак.  2025 елның декабрендә Белорет җылылык челтәрләрендә җитди авария булганнан соң республика шәһәр җылылык белән тәэмин итү системасының цифрлы күчермәсен (двойнигын) булдыруны хәстәрләгән. Бу карар челтәрләр торышын даими күзәтүдә тотарга, хәвеф-куркынычларны иртә ачыкларга, мөһим ремонт эшләрен үткәрергә булыша.

         Республика үзенең IT-белгечләренә ярдәм күрсәтүне үзенең төп бурычларының берсе итеп саный. Былтыр республикада 4 642 ИТ-компания һәм шәхси эшкуар теркәлгән. Бу 2024 елга караганда 10,3 % -ка күбрәк.  Мәгълүматлаштыру өлкәсендә 21,8 мең  кеше эшли, уртача хезмәт хакы 103,1 мең сумга кадәр җитә. Төбәкнең ИТ-оешмаларның кереме 6,6 млрд. сум тәшкил иткән.

         Радий Хәбиров вуз лабораторияләре эшләнмәләрен реаль секторга чыгаруны һәм төбәк ярдәм күрсәтү чараларын өстәмә көйләү бурычын куйды. Аккредитация үткән ИТ-комапнияләре өчен салым ташламалары  2027 ел ахырана кадәр озайтылган, ташламалы ипотека программасы белән 1,7 мең белгеч файдаланган.

         Санлы икътисад өчен кадрлар базасы мәктәптән алып формалаштырыла һәм белем бирүнең бөтен дәрәҗәсен үз эченә ала.

         Республикада информатиканы тирәнтен  231 мәктәптә 7592 укучы өйрәнә. 103 ИТ-класс эшли. Белгечләрне әзерләү эше 5 вузда, 26 колледжда алып барыла, ел саен ИТ-юнәлешләргә 3 меңгә якын бюджет урыны бүленә.

         Урта һөнәри белем бирү системасында «Системаның интеллектуаль интеграциясе» яңа белгечлеге ачылган. «Профессионалитет» федераль проектының беренче ИТ-кластеры эшли. 2027 елда Уфа Статистика, информатика  һәм исәпләү техникасы колледжы базасында тагын бер кластер ачу күзаллана.

         Санлы инфраструктура һәм электрон хезмәтләр яңа сервисларны киңкүләмле кертергә булыша. 2025 ел йомгакларына ярашлы, республиканың 92% халкы югары тизлектәге мобиль интернет белән тәэмин ителгән. 2026 елда 90 торак пунктында 2 мең база станцияләрен эшләтеп җибәрү планлаштырылган һәм бу элемтә белән тәэмин итүне  93-94% -ка кадәр арттыру мөмкинлеген бирәчәк.

         Дәүләт хезмәтләре порталында  республиканың 75 % кешесе расланган исәп язмалары бар. Социаль әһәмияттәге күләмле хезмәтләр электрон рәвешкә күчерелгән: республика порталында 240 хезмәт күрсәтелсә, федераль порталда исә 111 хезмәт алу мөмкинлеге тудырылган.  Бу — ИИ-ярдәмчеләр һәм персональ цифрлы сервислар кертү өчен әзер мохит.

        Республикада ИИ үсеше департаменты оештырылган, башкарма власть органнарында җитәкчеләрнең җаваплы урынбасарлары билгеләнгән, профильле 4 эш төркеме эшли. Төбәк «юл картасы» проекты тикшеренүләрне, кадрлар әзерләүне, тармак проектларын һәм дәүләт идарә итүендә ИИны куллануны берләштерергә тиеш.

 Белгеч фикере

         Артур Рамил улы СӨЛӘЙМАНОВ, сәясәтче, сәяси фәннәр кандидаты, УДНТУ доценты, «Берлек» геосәяси тикшеренүләр үзәге эксперты:

         Ясалма акыл технологияләре төбәктә дәүләт идарә итү дәрәҗәсендә генә түгел, малтабарлыкта һәм социаль өлкәдә дә киң тарала.

         Ясалма акыл көндәлек эш йөге вакытын киметүгә юнәлтелгән һәм ул күп процессларны оптимальләштерү мөмкинлеген бирә. Шул исәптә республикада яшәүчеләрдән килгән мөрәҗәгатьләрне эшкәртүне дә һәм «цифрлы двойниклар»ны бизнес-процессларга кертүне дә җиңелләштерә.

         Мәсәлән, Башкортстан Башлыгының ситуацияләр үзәгендә ИИ белән контакт-үзәк әзерлиләр. Цифрлы ярдәмче тәүлек әйләнәсенә сорауларны кабул итәчәк, оператор исә шәхси карар таләп ителгән мөрәҗәгатьләрдә генә ярдәм итәчәк.

         Исегезгә төшерәм, «ВымпелКом» җәмгыяте бушлай нигездәге пилот проектын эшли башлады. Ул җавап бирү вакытын кыскарту, операторларга эш йөген киметү мөмкинлеген бирә, республикада яшәүчеләр сораулары белән эшләү өчен бердәм аналитик нигез булдырырга ярдәм итә.

         Ясалма акыл өлкәсендәге карарлар Башкортстанның Урал арты районнары  үсешенә дә юнәлтелгән. Төбәк башлыгы Радий Хәбировның ИИ үсеше өлкәсендәге ачык һәм эзмә-эзлекле сәясәте ИТ-эшмәкәрләре өчен дә кызыклы, ә аларга ярдәм күрсәтү республика икътисади сәясәтенең бер өлешенә әвереләчәк.

         Республикада ИИ өлкәсендә алып барылган эшләр гомумфедераль бурычларга яраклаштырылып тормышка ашырыла. Бу исә төбәк курсы тотрыклылыгының мөһим компонетны һәм ИИны эшчәнлекнең төрле өлкәләренә нәтиҗәле кертүнең мөһим өлеше.

Фото: БР Башлыгы сайтыннан.

Ясалма акыл тормышыбызны җиңеләйтә
Ясалма акыл тормышыбызны җиңеләйтә
Ясалма акыл тормышыбызны җиңеләйтә
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас